news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы балалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар яза

Баулы районы балалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар яза
Фото: Татар Томбарлысы китапханәсеннән

Баулы районы Татар Томбарлысы балалары да «Солдатка хат» акциясенә кушылган. Язгы каникулда мәктәптә оештырылган лагерьга йөрүче укучылар, авыл китапханәсенә җыелып, махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә җылы эчтәлекле хатлар язган. Өчпочмаклы хатларга җавап итеп, махсус хәрби операциядән рәхмәт сүзләре белән видеолар җибәрә. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

«Укытучылар хәрбиләргә хат язарга матур, төсле бланклар чыгарып бирде. Балалар белән хатлар язып, аларны өчпочмаклап төреп, артларына рәсемнәр ясадык», – диде Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова.

Балалар язган хатларда түбәндәге юллар бар: «Исәнме, солдат! Сиңа башлангыч класста укучы малай хат яза. Мин сиңа ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет телим. Туган ягыңа исән-сау әйләнеп кайтырга язсын сиңа!»; «Кадерле солдат! Без сезгә ышанабыз һәм кайтуыгызны көтәбез. Җиңү белән әйләнеп кайтырсыз, дип өметләнәбез!»

Балалар үзләренең хәлләре, мавыгулары турында да язган. Китапханәче өчпочмаклы хатларны алгы сызыкка гуманитар ярдәм илтүче волонтёр Ринат Нуриевка тапшырган.

«Балаларның сәламе, теләкләре хәрбиләрнең күңелләрен бераз гына булса да күтәрер, җиңүгә ышанычларын арттырыр, дигән теләктә калабыз», – ди Эльвира Әхмәтҗанова.

Хатлар алгы сызыкка барып җиткән. Аларга җавап итеп, махсус хәрби операциядән рәхмәт сүзләре белән видео да җибәргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100