Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы үзәк район хастаханәсендә «Шикәр диабеты мәктәбе» ачылды
Баулы үзәк район хастаханәсендә илкүләм проект кысаларында «Шикәр диабеты мәктәбе» ачылды. Бу хакта «Баулы-информ» сайты хәбәр итә.
Шикәр диабеты бүгенге көндә - иң киң таралган хроник авыруларның берсе. Проект пациентларга югары квалификацияле табиб-эндокринологтан төгәл һәм гамәли белем алырга мөмкинлек бирә.
«Шикәр диабеты мәктәбе» дәресен бу юлы Казан табибы, эндокринолог Константин Троицкий алып барды. Ул лекцияләр уздырып кына калмады, дәресләрдән соң шәхси консультацияләр дә үткәрде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде һәм, кирәк булганда, аларны дәвалауга төзәтмәләр кертте. Дәресләр программасы диабет белән авыручы кешеләрне борчыган мөһим һәм актуаль сорауларга җавап бирерлек итеп төзелгән.
Киләсе дәрес февраль ахырына планлаштырылган, төгәл дата өстәмә рәвештә игълан ителәчәк. Дәресләргә участок терапевтына, ФАП фельдшерына яисә табиблык амбулаториясенә мөрәҗәгать итеп язылып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз