news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Баулы прокуратурасы түрәгә штраф салган
Хокук бозучы дәүләт файдасына 5 мең сум тзлиячәк.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Гражданнар мөрәҗәгатен вакытында карамаган өчен Баулы прокуратурасы түрәгә штраф салган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 2018 елның августында баулылы Г. прокуратурага гариза биргән, гариза район башкарма комитетына юлланган. Ләкин мөрәҗәгатькә законда каралганча 30 көн эчендә җавап бирелмәгән.
Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча башкарма комитет хезмәткәре К.га карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.59 нчы маддәсендә каралган административ хокук бозу (гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында Россия Федерациясе закончалыгын бозу) турында эш кузгаткан.
Хокук бозучыга дәүләт файдасына 5 мең сум штраф салынган. Закон бозу бетерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot