news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы педагоглары узган уку елына нәтиҗә ясады

Конференция бер төркем укытучыларны бүләкләү, яшь педагогларны тәкъдим итү белән төгәлләнде.

Баулы педагоглары узган уку елына нәтиҗә ясады
Лейсан Галимова

(Баулы, 31 август, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Лейсан Галимова). Баулыда мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Анда узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, киләсе уку елына максатлар һәм бурычлар куелды, дип яза җирле басма.

Конференцияне ачу матур оештырылган иде. Кунакларны мәдәният йортының концертлар залына керү юлында балалар сәнгать мәктәбе укучылары, яшь армиячеләр, волонтёрлар флеш-моб белән каршы алды. Мәдәният йорты фойесында балалар робот техникасы буенча белемнәрен, чит телләрне белү осталыкларын күрсәттеләр, химик экспериментлар ясадылар.

Конференциянең күңелле өлеше шуның белән төгәлләнде. Пленар утырышта 9нчы һәм 11нче сыйныфларның чыгарылыш имтиханнары нәтиҗәләре игълан ителде, алар исә борчуга салырлык. Баулы районы республикада ахыргы урыннарда. Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гүзәл Сираева чыгышында билгеләп үткәнчә, Баулы районында имтиханнарда югары баллар туплаучылар саны артса да, 2017-2018 уку елы нәтиҗәләре республика күрсәткечләреннән түбәнрәк.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин имтиханнар нәтиҗәләренә борчылуын белдерде, педагогларга үз эшләрен җитди анализларга, киләсе уку елына бурычлар куярга тәкъдим итте.

Конференция бер төркем укытучыларны бүләкләү, яшь педагогларны тәкъдим итү белән төгәлләнде. Белем бирү өлкәсендә озак еллар хезмәт куеп, лаеклы ялга китүче педагогларга рәхмәт сүзләре җиткерелде, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100