news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы нәниләре “Туган тел – шагыйрьләр иле” шигырь конкурсында катнашты

Сабыйлар Муса Җәлил иҗатына мөрәҗәгать иттеләр

 (Казан, 20 март, “Татар-информ”). Патриот-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап, Баулының “Миләшкәй” балалар бакчасында “Туган тел – шагыйрьләр иле” дип исемләнгән, районкүләм шигырь конкурсы уздырылды. Анда авыл һәм шәһәр балалар бакчаларыннан берәр бала катнашты.

Бәйрәм Муса Җәлил истәлегенә багышланган презентациядән башланып, җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Балалар Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде, аның истәлегенә багышланган шигырьләр, шулай ук татар язучылары әсәрләре белән чыгыш ясадылар, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot