Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы мөхтәсибәте һәм мөселманнары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде
Казанда республиканың барлык мөхтәсибәтләре катнашында, махсус хәрби операциядәге солдатларга, аларның якыннарына, яралыларга госпитальләрдә ярдәм итү, гуманитар йөкләр җыю буенча отчёт җыелышы оештырылды.
Чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте игълан иткән «Каһарманнар елы» һәм Россиядә, Татарстанда Ватанны саклаучылар елына йомгак буларак үтте. Анда, Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов җитәкчелегендә, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан Гөлсорур Гафурова һәм Фәннур Шәмсетдинов, махсус хәрби операция ветераны Эльвир Карипов – дүрт кешелек Баулы делегациясе дә катнашты, дип яза «Баулы-информ» сайты.
Әнвәр Хәмитов сөйләвенчә, кунакларны «Каһарманнарга мөселманнардан» дип исемләнгән күргәзмә каршы алган. Биредә Татарстан мөфтиятенең һәм мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү эшенә керткән эшләре чагылыш тапкан.
Яраланган сугышчыларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә, Казан госпитальләрендә рухи терәк бирелә, барлык мөхтәсибәтләрдә сугышчылар һәм аларның якыннары хөрмәтенә ашлар уздырыла, догалар кылына, матди ярдәм күрсәтелә. Әлеге изге һәм кирәкле гамәлгә Баулы халкы да кулыннан килгәнчә ярдәм итте.
«Республикабызның башка районнары кебек үк, Баулы районыннан да һәрбер мәхәлләдән имамнарыбыз акчалата ярдәм итеп торды. Ул җыелып барды һәм «Зәкят» фондына күчерелде. Шулай ук махсус хәрби операция зонасында кирәк булган әйберләрне сугышчыларның теләге буенча булдырырга тырыштык. Анда квадрокоптерлар, мобиль мәчет тә, акчалата ярдәм дә булды. Шәһәр һәм авыл мәчетләрендә токмач кисү, чәйләр ясау, оекбашлар бәйләү буенча өмәләр оештырылды. Мәчетләрдә, шәһәребезнең «Гали» мәчетендә гуманитар ярдәм җыю пунктлары оештырдык. Квартал саен кирәк-яраклар җибәреп тордык. «Өмет» мәчетеннән госпитальдә ятучы яраланган солдатларыбызга ярдәм оештырдык», – дип сөйләде Баулы имам- мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов.
Казанда узган чара барышында, Баулы районы мөселманнарына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәхмәт хаты тапшырды.
Шулай ук Әнвәр Хәмитовка хәрби часть командиры тарафыннан шәхсән Рәхмәт хаты да тапшырылды. «Командование сезгә шәхси состав исеменнән, битараф булмаганыгыз һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәткәнегез өчен тирән рәхмәт белдерә. Сезнең сизгер мөнәсәбәтегез һәр Ватанны саклаучыга уңай йогынты ясый, сугышчан рухны күтәрүгә ярдәм итә һәм җиңүгә ышанычны ныгыта», – дип язылган анда.
Тантана Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлеге белән оештырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз