news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы медицина хезмәткәрләре ГТО нормаларын үтәде

Чара Баулы шәһәренең универсаль спорт залында узды, анда 100дән артык кеше катнашты.

(Баулы, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Ләйсән Галимова). Кичә Баулы районы үзәк хастаханәсе табиблары, шәфкать туташлары, бүлек мөдирләре һәм башка медицина хезмәткәрләре үзләренең спорт сәләтләрен төрле юнәлешләрдә күрсәттеләр. Бу турыда җирле басма яза.

Чара Баулы шәһәренең универсаль спорт залында узды, анда 100дән артык кеше катнашты. Баулы үзәк хастаханәсе профсоюз рәисе Лилия Гайсина сүзләренә караганда, медицина хезмәткәрләре спорт комплексының нормативларын бик уңышлы тапшырдылар.

Чара 5нче урта мәктәптә дәвам итте, анда медицина хезмәткәрләре пневматик винтовкадан ату буенча ГТО нормаларын үтәделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot