Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы мәчетләрендә балалар өчен тәрбия сәгатьләре эшли
Ел саен җәйге каникуллар башлануга Баулы мөхтәсибәте тарафыннан балалар өчен тәрбия сәгатьләре оештырыла. Быел да искәрмә түгел, «Гали» мәчетендә малайлар өчен оештырылган мөселман әхлагын тәрбияләүче курслар үз эшен башлаган. Бирегә беренче көннәрдән үк 25ләп ир бала килгән. Бу хакта «Хезмәткә дан» газетасы хәбәр итә.
Балалар мәчеткә иртәнге сигездән киләләр. Намаз башланганчы әхлак, ислам дине нигезләренә багышланган дәресләр оештырыла. Балалар яшь үзенчәлекләренә карап, өч төркемгә бүленгән.
«Бүгенге көндә «Гали» мәчетенә 25ләп бала йөри, – дип аңлатып үтте «Өмет» мәчете имамы Рәсим Садыйков. – Башта әдәп-әхлак белән бәйле гомуми дәресләр үткәрәбез, аннары коръән ятлау, кабатлау, намаз тәртипләрен өйрәтәбез. Кечкенәләр төркемендә дә дәресләрне догалар өйрәнү рәвешендә алып барабыз. Балалар белән эшләү өчен махсус рәвештә Әлмәт, Чаллы һәм Ижевск шәһәре мәдрәсәләреннән шәкертләр килде. Коръән уку буенча Раджаб Али Хаджаев балалар белән шөгыльләнә».
Дәресләрдән соң балалар мәчеттә намазны җәмәгать белән бергә укыйлар. Шулай итеп, алар намаз уку тәртипләрен башкалардан да күрәләр, өйрәнәләр.
«Өмет» мәчетендә кыз балалар өчен дә тәрбия сәгатьләре башланачак. Мәчетләрдә оештырылган җәйге курсларга килгән балалар төшке кайнар аш белән дә тәэмин ителә. Өйгә кайтып киткәндә күчтәнәчләр дә биреп озатырга тырышалар.
«Ике атналык укулардан соң, без балалар белән белгәннәрне йомгаклап, нәтиҗә дә ясыйбыз. Алар үзләре өйрәнгәнне безгә сөйләп, аңлатып күрсәтәләр», – дип сөйләде Рәсим хәзрәт.
Мәчет яны курсларына килгән балалар өчен саф һавада уеннар, табигать кочагына чыгып ял итү һәм төрле экскурсияләр дә каралган.
Әлеге курсларның максаты – үсеп килүче буынның әхлагын үстерү, ислам дине белән бәйле белемнәрен киңәйтү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз