news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы мәктәпләрендә парламент дәресләрендә депутатларның эше турында сөйләделәр

Дәресләр укучыларга закон чыгару хакимиятенең асылына төшенергә, актив гражданлык позициясе формалаштырырга ярдәм итә.

(Баулы, 24 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Габдерәфыйкова). Баулы районы Кызылъяр мәктәбендә үткәрелгән парламент дәресендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин катнашты. Бу турыда район басмасы яза.

Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика мәгарифне үстерү институтының уртак проекты булган парламент дәресләре Республикада 2009 елдан бирле үткәрелә. Алар укучыларга закон чыгару хакимиятенең асылына төшенергә, укучыларда сәяси культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштырырга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин Кызылъяр мәктәбенең югары сыйныф укучыларына хәзерге заман парламенты эшчәнлеге, депутатларның эше турында сөйләде, шулай ук аларны республика бюджеты проектының төп нигезләмәләре белән таныштырды.

Парламент дәресе әңгәмә формасында узды, укучылар шактый мәгълүматка ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100