Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы мөхтәсибәтендә киңәшмә булып үтте
Анда Кама аръягы районнарыннан җыелган дин әһелләре катнашты
(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Гадәттә мондый очрашуларны ай саен уздырырга тырышалар, дип хәбәр ителә “Хезмәткә дан” газетасында. Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман якларыннан килгән хәзрәтләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, киңәшләшәләр, тәкъдимнәр кертәләр, алдагы эшләрен планлаштыралар. Бу юлы Баулы районы мөхтәсибәте башлыгы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин читтән килгән хөрмәтле кунакларны “Гали” мәчетендә каршы алды. Сүз Изге Рамазанга әзерлек хакында барды.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган Илдус хәзрәт Фәиз Рамазан аена әзерлек мәсьәләләренә тукталды, намаз вакытларын төгәл билгеләүнең мөһимлеген әйтеп үтте. Казан кунагы үзенең шактый катгый, җитди чыгышында Диния нәзарәте белән киңәшләшеп эшләү әһәмиятен ассызыклады.
– Без кайда яшәгәнебезне белергә, бергәләшеп эшләргә тиешбез, – диде ул. – Чөнки халык болай да буталган бер чорда без караган Хәнәфи мәзһәбе юлын ачык аңлата, дөрес күрсәтә белергә кирәк. Рамазан – уку, дәрес, намаз ае гына түгел, берләшү ае да. Хәерле каршылыйк аны!
Быел көз бөтен Россия күләмендә үтәчәк Халык санын алу кампаниясе дә игътибардан читтә калмады. Аннары әңгәмә барышында узган җәйне балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган лагерьлар, үткәрелгән чаралар хакында сүз барды. Мондый лагерьлар быел Баулы мәхәлләсендә дә оештырылган. Июнь башындагы сменада кырыклап бала “Өмет” һәм “Гали” мәчетләрендә ял иткән. Алар өчен әхлак һәм иман дәресләре, “Колос” кафесында хәләл ризыклар белән ике тапкыр туклану, төрле уеннар, күңел ачу чаралары каралган. Кечкенә мөселманнарны, шулай ук кызыксынып килгән башка балаларны да Фәрит хәзрәт, Әнвәр хәзрәт, Венера ханым, Әлмәттән килгән шәкерт укытканнар. Башка елларны смена ахырында балалар Әлмәткә экскурсиягә бара торган булса, быел мавыктыргыч уеннары, бүләкләре белән кече Сабантуй оештырганнар. Киләчәктә шундый лагерьларга балаларны тагын да күбрәк җәлеп итәргә дигән ниятләре бар.
Киңәшмәгә җыелучыларны борчыган тагын бер мәсьәлә – мәгълүматлы мөгаллимнәр җитмәү. Бу юнәлештә эзлекле эш алып бару мөһим. Зур кунакларның тагын бер өндәмәсе – мәчет үз функциясен үтәргә тиеш. Хак мөселманнарның теләгән вакытта килеп намаз укырга, дога кылырга, хәер бирергә бөтен уңайлыклары булган Аллаһ йорты бар икән – бу инде үзе бер бәхет.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз