Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулы мәдәният йортында вакцинация пункты ачылды
Мәдәният йортындагы өстәмә пункт эш көннәрендә 9-15 сәгатьләрдә эшли, төшке ял — 12-13 сәгатьтә.
(Баулы, 23 октябрь, «Татар-информ», «Баулы-информ», Айгөл Хөсәенова). Прививка ясатырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, Баулыда тагын бер вакцинация пункты ачарга булдылар. Өстәмә пунктта ике медицина хезмәткәре — терапевт һәм шәфкать туташы — эшли.
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында ачылган пунктта вакцина ясау, башка пунктлардагы кебек, катгый план буенча оештырыла. Иң элек пациент хроник авырулары, препаратларга аллергия булу-булмавы турында сораштыру уза, аннары аны табиб кабул итә: тән температурасын, сатурациясен үлчи. Вакцинациягә каршылыклар булмаса, шәфкать туташы прививка ясый.
70 яшьлек Дамия Әхмәтшина яңа ачылган прививка пунктына вакцинаның беренче компонентын ясатырга килгән.
«Бүгенге көндә ковид белән авыручылар бик күп. Үземне һәм якыннарымны куркыныч астына куймас өчен, вакцина ясатырга булдым. Күптән түгел бер туганым ковид белән авырды, үпкәләренең 70 проценты зарарланган иде. Аның өчен бик борчылдык, бәхеткә, терелде. Бик күп танышлар үлеп китте. Шуңа күрә бу адымга барырга булдым. Балаларым да хуплады, һичшиксез ясат, диделәр», — диде ул.
Медиклар әйтүенчә, прививка ясатканнан соң, организмда реакция булырга мөмкин.
Вакцинацияне 18 яше тулган һәр кеше уза ала. Привика ясатыр өчен, паспорт, СНИЛС һәм медицина полисы булу зарур.
Мәдәният йортындагы өстәмә пункт эш көннәрендә 9-15 сәгатьләрдә эшли, төшке ял — 12-13 сәгатьтә. Прививкага язылу өчен, мәдәният йортында кизү торучы терапевтка барырга яки 5-43-45 телефонына шалтыратырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз