Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы мәдәният хезмәткәрләренә мастер-класс күрсәттеләр
Чара Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан булдырылган нәфис сүз осталарының «Татар сүзе» проекты кысаларында оештырылды.
(Баулы, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Баулы-информ», Индира Сәйфуллина). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар Дәүләт фольклор ансамбле Баулы мәдәният хезмәткәрләренә мастер-класс күрсәтте. Тамашачы урынына район мәдәният йорты директорлары, сәнгать җитәкчеләре һәм барлык учреждениеләрнең музыка укытучылары килде.
Чара Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан булдырылган нәфис сүз осталарының «Татар сүзе» проекты кысаларында оештырылды.
«Баулы халкын сагынып килдек. Соңгы вакытта татарлык, татар телебез хакында сөйлибез. Тик аның турында сөйләгәнче, без аны үзебезнең гамәлебез, эшебез белән күрсәтсәк иде, чыгышларыбыз, милли киемнәребез белән», — диде ансамбль җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.
«Безнең өчен бу концерт зур бүләк булды. Киемнәренә, үз-үзләрен тотышларына сокланмый мөмкин түгел. Алар күрсәткән чыгышлар, алар башкарган җырларны мин дәрес буларак кабул итәм. Һәм инде, әлбәттә, алар биргән зур тәҗрибә безгә үзебезнең эшне алып баруда зур ярдәм булачак», — диде Яңа Шалты авылы мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова. .
— Бик матур, күркәм чара, безнең өчен бик кирәкле мастер-класс булды, — ди Кызылъяр авылы мәдәният йорты сәнгать җитәчесе Ләйсән Гамирова. — Безнең Кызылъяр мәдәният йортында да бик күп түгәрәкләр эшләп килә, шул исәптән фольклор түгәрәге дә бар. Бүгенге сәхнә осталарының һәр чыгышын, һәр хәрәкәтен карап, сокланып утырдым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз