Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы мәчетләрендә мөселман лагерьлары эшли
Өч яшьтән алып 15 яшькәчә булган балалар пәйгамбәрләр тарихын өйрәнү, коръән уку, сүрәләр һәм хәрефләр өйрәнү белән мәшгуль.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Баулы, 7 июль, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Баулы мәчетләрендә быел җәен дә мөселман лагерьлары эшли, дип яза җирле басма.
"Өмет" мәчетендә утызга якын кыз, әниләре белән кечкенә балалар рәхәтләнеп ял итәләр. Өч яшьтән алып 15 яшькәчә булган балалар пәйгамбәрләр тарихын өйрәнү, коръән уку, сүрәләр һәм хәрефләр өйрәнү белән мәшгуль. Мәчеттә балалар өчен төрле мавыктыргыч уеннар, кызыклы экскурсияләр дә оештырыла. Биредә ял итүче балалар җәйге ялларын күңелле һәм файдалы итеп уздыралар.
Ә "Гали" мәчетендә исә егермедән артык ир балалар - шәкертләр ял итә.
Түбәтәйле, яулыклы лагерьларда гел укып кына утырмыйлар. Биредә балаларны тәмле итеп ашату да оештырылган. Балалар төрле уеннар уйнап, футбол да тибәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз