news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы һәм Чүпрәле районнарында чыккан янгында ике ир-атның гомере өзелгән

Янгыннарның сәбәбе – саксыз тәмәке тарту һәм электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Баулы районында ике катлы йортта чыккан янгында 61 яшьлек ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Янгын бүген төнлә Поповка авылының Заречная урамындагы 17нче йортта чыккан. Аның мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән.

Ут белән көрәшүчеләр 28 яшьлек йорт хуҗасын коткарган. Бите, куллары һәм аркасы янган егетне хастаханәгә китергәннәр.

Янгынны сүндергәннән соң, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре йортта 61 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен табып алган.

Янгынның беренчел сәбәбе – саксыз тәмәке тарту.

Шулай ук бүген төнлә Чүпрәле районының Иске Әлмәле авылындагы бер шәхси йортта чыккан янгында 68 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.

Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 68 яшьлек ир-атның үле гәүдәсенә юлыккан.

Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot