news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы кызы республикакүләм «Татар кызы» конкурсының ярымфиналына үтте

Баулы кызы республикакүләм «Татар кызы» конкурсының ярымфиналына үтте
Фото Баулы муниципаль районы сайтыннан

Әлмәт районы Габдрахман авылы мәдәният йортында республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең зона этабы узды. Баулы данын бәйгедә Азалия Идиатуллина яклады.

Биш турны уңышлы үтеп (тәкъдим итү, иҗади, дефиле, интеллектуаль һәм аш-су), Азалия мәртәбәле конкурсның ярымфиналына үтте. Ул 3-4 июнь көннәрендә Казанда узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot