news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы китапханәчеләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга окоп шәмнәре ясап җибәргән

Баулы китапханәчеләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга окоп шәмнәре ясап җибәргән
Фото: Баулы үзәк китапханәсе архивы

Баулыда яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларына булышуларын дәвам итә. Бу игелекле эшкә Баулы үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре дә кушылган. «Баулы-информ» шул хакта хәбәр итә.

2023 ел ахырында Баулыдагы үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре дә сугышчыларга җылы киемнәр, одеяллар һәм башка кирәк-яраклар җыйган.

«Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга җыйган әйберләрне тапшырганда, эшмәкәр райондашыбыз Ринат Нуриев окоп шәмнәрен тутырырга ярдәм итүебезне үтенде. Шул ук көнне китапханә кызлары белән 90 окоп шәме ясадык. Ринат Нуриев аларга үзе балавыз агызды», – дип сөйләде Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова.

«Парафин белән балавыз таптык диярлек. Берәр көнне җыелышып, окоп шәмнәре ясарга кирәк», – ди Фәридә Зыярова.

Китапханә хезмәткәрләре кешеләрнең консерв банкалары алып килүләрен үтенә. Мондый буш савытларны җыйган баулылар, аларны үзәк китапханәгә китереп, хәзерге вакытта алгы сызыктагы якташларына ярдәм итүгә өлеш кертә ала.

Хәрбиләр мондый шәмнәр ярдәмендә ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне киптерә, землянка һәм окопларны яктырта. Алар күп урынны да алмый. Шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100