news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы кешесе бакчасында үскән җиләк-җимешне балалар приютына илтеп бирә

Ул 25-30 килограммлы кабаклар да үстергән.

Баулы кешесе бакчасында үскән җиләк-җимешне балалар приютына илтеп бирә
Индира Сәйфуллина

(Баулы, 7 октябрь, "Татар-информ", "Баулы-информ", Индира Сәйфуллина). Баулыда яшәүче 79 яшьлек Фалих Миннушин бакчасында үскән төрле җиләк-җимешне “Семья” приютында вакытлыча тәрбияләнүче балаларга илтә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хуҗа сүзләренчә, быелгы җәй чия, слива, груша, алма өчен бик уңай булган. Бакча буйлап коймага үрмәләгән виноград тәлгәшләре дә күз явын алырлык. 

Фалих Миннушин 25-30 килограммлы кабаклар да үстергән. Быелгы кабакларны Фалих абый бакчасыннан махсус арба белән ташыган, югыйсә, күтәрерлек түгел аларны, ди ул. Кабакларның эре булып үсүе дә, вакытын туры китереп, артык чәчәкләрен өзеп ыргытуда икән. 

–Чия, слива, грушаларны инде күршеләргә, туганнарга, белгән кешеләремә тараттым, – ди Фалих абый. – Алма да быел бик күп. Ярый әле өем балалар приютына якын. Сабыйларга ризык булсын. Аларга илтә алганыма сөенеп туя алмыйм. Балаларны бик яратам, үземнең дә алты оныгым бар минем.

Утыз ике елдан артык технологик транспорт идарәсендә автобуста шофёр булып эшләп, Баулы халкына тугъры хезмәт иткән ветеран, бүгенге көндә балаларны үзе үстергән тәмле җиләк-җимешләр белән сыйлап, сөендерә алуы белән бәхетле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100