news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы каратэчылары Россия беренчелегенә барачак

Карина Зыярова һәм Фәрит Ибраһимоны май башында Мәскәүдә булачак Россия беренчелегендә катнашыр өчен сайлап алганнар.

Баулы каратэчылары Россия беренчелегенә барачак
bavly-tat.ru

(Баулы, 31 март, "Татар-информ", "Баулы-информ"). Баулы каратэчылары Яр Чаллы шәһәрендә 10-15 яшьлекләр арасында “Ката” һәм “Кумитэ” дисциплиналарында узган Идел буе федераль округы беренчелегендә уңышка ирешкән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышларда барлыгы 290 каратэчы катнашкан. Безнең район данын өч спортчы яклаган. “Кумитэ” бүлегендә Карина Зыярова – икенче, Илья Покровский һәм Фәрит Ибраһимов өченче урынга лаек булган.

Карина Зыярова һәм Фәрит Ибраһимоны май башында Мәскәүдә булачак Россия беренчелегендә катнашыр өчен сайлап алганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot