news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Баулы-информ” кызлары "Мин татарча сөйләшәм" акциясен үткәрделәр

Бу социаль эксперимент нәтиҗәлерәк булсын өчен, штраф та билгеләгәннәр.

(Баулы, 11 июнь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). "Баулы-информ" редакциясе кызлары хезмәт урынында "Мин татарча сөйләшәм" акциясен үткәрделәр. Телебез никадәр чиста булуын тикшереп, рус сүзләре кыстырмыйча гына сөйләшә алу-алмауларын сынап карыйсылары килгән, дип яза җирле басма.

Бу социаль эксперимент нәтиҗәлерәк булсын өчен, штраф та билгеләгәннәр. Бер рус сүзе өчен – бер сум.

Эштә нигездә татарча аралашуга да карамастан, тел чисталыгын саклау бик үк җиңел эш булмаган. Һәрдаим уйлап сөйләшергә туры килә икән. Көн дәвамында 157 сум штраф җыелган.

Җыелган штраф берәр татлы ризык алуга тотылыр дип фараз ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100