news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы игенчеләре печәнгә төште

Район хуҗалыклары күпьеллык үлән чабуга кереште, бу төр азык культуралары быел 7351 гектар мәйданда үстерелгән.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулы игенчеләре печәнгә төште, дип хәбәр итә район газетасы. 
 
Район хуҗалыклары күпьеллык үлән чабуга кереште, бу төр азык культуралары быел 7351 гектар мәйданда үстерелгән.
 
22 июньгә булган мәгълүматка караганда, район хуҗалыклары 70 тонна печән әзерләгән.
 
Үсемлекләрне саклау чаралары да күрелә. 20,8 мең гектар мәйданда иген кырлары чүп үләннәренә һәм корткычларга, 17,3 мең гектары авыруларга каршы эшкәртелгән. 18, 2 мең гектар мәйданда үсемлекләр яфрак аша тукландырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100