news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы халык театры режиссеры Миргалиян Фәхриев вафат

Бүген бик күпләрнең остазы һәм дусты, Баулы халык театры режиссеры Миргалиян Фәхриев вафат булды.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген бик күпләрнең остазы һәм дусты, Баулы халык театры режиссёры Миргалиян Миргазыян улы Фәхриев арабыздан китте, дип хәбәр итте Баулы районының "Хезмәткә дан" газетасы.

“Аның турында узган заманда язу бик авыр. Ачык күңелле, талантлы, киңкырлы шәхес иде. Аның укучылары һәм аларның әти-әниләре, коллегалары, халык театры артистлары һәм тамашачылар һәрчак җылылык белән искә алыр һәм аның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр”, – дип яза район газетасы мөхәррире урынбасары, Баулы халык театрында да көч куючы Фәридә Зыярова.

Баулы халык театры режиссёры Миргалиян Миргазыян улы Фәхриев белән хушлашу 26 гыйнварда 10.30 сәгатьтә шәһәрнең Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йортында була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot