news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы егете Павел Александров “Җирле халыклар Евровидениесе"ндә өченче урынны яулаган

Павел фикеренчә, Европа халыкларында чын фольклор юк дәрәҗәсендә.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Норвегиядә Liet International “Җирле халыклар Евровидениесе” бәйгесендә Баулы районы Николашка удмурт авылында туып үскән Павел Александров “Ваньмыз ортче” (“Бар да уза”) җыры белән өченче урынны яулаган. Павел  Александров “Татар-информ” хәбәрчесенә конкурста катнашуы турында сөйләде.

Әле бер атна гына элек, 13 нче апрельдә, Фольклор юнәлеше тарафдары булган 

Павел Александров Казан дәүләт консерваториясенең 3 нче курсында белем ала. “Балачактан фольклор мохитендә үстем. Әбием фольклор ансамбленә йөри иде. Безнең авылда балалар бакчасы юк иде, шуңа күрә әби гел үзе белән ияртеп йөрде. Һәр бала кебек үк, мәктәпкә кергәнче телевизор карарга ярата идем, концертлар миңа кызык иде. Үскәч, берәр кайчан барыбер телевизорга эләгермен төсле тоела иде. Әти-әнинең музыка мәктәбенә бирергә уенда да юк иде. Ансамбльдә бию белән чыгыш ясагач, Баулы балалар сәнгать мәктәбе директоры миңа игътибар юнәлтеп, әти-әнигә мине музыка мәктәбенә укырга бирергә киңәш иткән. Тик бу гел сузылып килде. 6 нчы сыйныфта үзем музыка белән шөгыльләнү теләген белдердем. 4 елда тиз генә музыка мәктәбен тәмамладым. Аннан Әлмәт музыка көллиятенә кереп, дирижер-хоровик белгечлегендә укуымны уңышлы гына тәмамладым. Тик балакчактагы фольклорга хирыслык эзсез узмады: шул юнәлеш белән кызыксына башладым. Музыка көллияте директоры миңа “фольклор ник кирәк, дирижерлык белән шөгыльләнсәң, перспектива күбрәк булачак” диде, ләкин удмурт фольклорына мәхәббәт тынгылык бирмәде. Нәтиҗәдә, Казан дәүләт конверваториясендә этномузыкология бүлегенә укырга кердем”, - дип сөйләде Павел үзе турында.

Баулы егете иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә башлаганын әйтте. “Баулы удмуртлары өч гасыр элек күченеп килгән халык. Миндә удмурт халкы турында күбрәк белүгә ихтыяҗ бар иде. Билгеле бер элемтәләр барлыкка килде, шунда миңа “нигә берәр музыка конкурсында көчеңне сынап карамыйсың” дия башладылар. Әмма мин моңа әзер түгел идем кебек".

Павел армиядән кайткач, Удмуртия Республикасының Кез районында мәдәният хезмәткәре Никита Ильин белән таныша. “Мин фортепианодагы әсәрләремне Интернетка кертә идем, ул минем җырымны күреп, шуны җырласам ярыймы, дип сорады. Аннары “Евровидение”дә катнашу теләгең юкмы, әйдә, дуэт язабыз, диде. Армиядән генә кайткач, миндә андый планнар юк иде. Ахыр чиктә, ул үзе исеменнән заявка җибәргән, соңыннан башлангыч тыңлауларда 30 җыр арасыннан безнең җырның беренче бишлеккә эләгүе турында әйтте. Шулай да, бару вакыты килеп җитәр алдыннан билгеле бер сәбәпләр аркасында бара алмавы турында әйтеп, миңа тәкъдим итте. Чит ил паспортым, акчам да бар иде, очраклы хәл түгелдер бу дип уйладым”, - ди Павел. 

Никита Ильин Евровидениегә бара алмый, Павел җырны Ижевск музыканты Дмитрий Якимов белән бергә башкара.

Шул рәвешле, әңгәмәдәш абруйлы сәхнәдә катнашу буенча беренче чирканчык алуын билгеләп узды. “Мин өченче урын алырмын дип башыма да китермәдем, катнашып булса да карарга кирәк дип уйладым. Норвегиядә көндәшләрнең җырларын тыңлагач, шаккаттым. Европа халыкларында чып-чын аутентик фольклор калмаганлыгын ачыкладым”, - дип ул фольклор башкару ягыннан көндәшләре көчле булмаганын әйтте.

Павел чыгышы өчен борынгы удмурт киемен дә тапкан. Аның сүзләренә караганда, бу милли кием андагы кешеләрдә зур кызыксыну уяткан.

“Башкарган җырымны гап-гади Европа балладасы дияргә була, мин аны традицион уен кораллары белән “баеттым”, шулан дигән корал бар, шунда уйнадым. Шунысы кызык: бу коралның төгәл тональностен сайлау авыр, уйный башлагач, минем җырга туры килгәнен аңладым. Гаҗәеп хәл иде бу да”, - ди ул.

Павел Александров профессиональ дәрәҗәдә башкаручылардан Башкорстаннанның “Заман” ансамблен атады. “Алар заманча башкорт мәдәниятен тәкъдим итте. Миңа, мәсәлән, кызганычка каршы, аутентика, халыкчанлык җитмәде. Мин әкренләп шансларым югары булуын аңлый башладым. Рухланып, дәртләнеп киттем. Аннары мин әле җыр ахырында милли колорит төсмерләрен тагы да өстәдем. Әбиемнең борынгы удмурт көйләрен искә төшердем, шуларны кушып җибәреп, җырны шулай тәмамладым. Сәхнәдә тик басып торганчы, болай тәэсирлерәк булды. Норвегиядәге саам дигән халык яши. Аларның фольклоры удмуртныкына охшаш икән. Алар: “гаҗәп, сезнең җырлавыгыз безнең традицион көйләргә охшаган” диделәр. Миңа шул җирле халыкның ярдәме дә бик куәтле булды”, - дип билгеләп үтте җырчы.

Икенче урыннан Павелны бер тавыш кына аерган. “Голландия кызы 40 балл җыйган иде, миндә 39 балл”, - ди ул.

Никита Ильин башкаруында җырга клип төшерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100