Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулы басуларында комбайннар эшли башлады
Районда барлыгы 28 мең гектарда бөртекле культуралар игелә, 10 мең гектары – бодай, 5 меңе – карабодай, калганнары арпа, солы, борчак.
(Баулы, 8 август, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Иң беренче булып Баулы районында "Бәкер", "Николашкино", "Миңнуллин", "Кызылъяр", "Берлек" хуҗалыклары басуларында комбайннар гөрли башлады, дип яза җирле басма.
Районда барлыгы 28 мең гектарда бөртекле культуралар игелә, 10 мең гектары – бодай, 5 меңе – карабодай, калганнары арпа, солы, борчак.
Басуларда кызу эш бара, авыл хезмәтчәннәре һәр яңгырсыз көнне кулдан ычкындырмаска тырыша.
– Быел арпа арышка караганда иртәрәк өлгерде, шуңа да беренчеләрдән булып аңа тотындык. Моңа яз башындагы һава шартлары сәбәпче, узган еллардагыдан салкынрак булды, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Наил Галиуллин.
Дүшәмбе редакция хәбәрчесе "Кызылъяр" хуҗалыгында булып кайтты. Андабезне басуны иңләп-буйлап йөргән комбайннар каршы алды. Арпа урып-җыялар иде.
– Узган җомгада эшкә керештек, аннан яңгыр явып китте, – дип сүзен башлады "Кызылъяр" хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Фәтхетдинов. 16 миллиметр яңгыр яуды. Анысы да кирәк иде, күптән яңгыр булмады. Җирләр ярылып беткән иде. Арпа быел алданрак җитеште.Уңыш бик әйбәт. Әлеге кырда гектарыннан 40 центнер чыга әлегә.Монан матуррак басулар да бар, бөтен кырда бертигез түгел. Егылган басулар да җитәрлек, анысы бик авыр хәл булыр инде. Арышлар ике метрга якын булып үсте. Егылды, сугарга да кыен булачак.
Дүшәмбедән бөртеклеләрне Ютазы элеваторына тапшыра башлаганнар. Җитәкче сүзләренчә, нинди хак белән алулары әлегә билгеле түгел.
– Уңыш зур булуына да бик куанырлык түгел, чөнки бәясе төшә. Ә менә уртача булса,хакы да була. Эше дә күп булмый. Күпме чыгымнар чыгарып үстереп, очсыз хакка тапшырырга туры килүе мөмкин, шунысы борчый, – ди җитәкче.
Ындыр табагында да эш кайный.
– 20 машина кайтты, 80 тонна арпа җыелды әлеге сәгатькә, – дип елмаеп сөйләде ындыр табагы мөдире булып эшләгән Зилә Гамирова. – Арпаны элеваторга әзерлибез. Дымлылык 17 процент, ул 13-14 процент булырга тиеш. Бик нык әзерләндек урып-җыю эшләре. Ул үзе бәйрәм кебек, һәр кергән уңышка шатланасын.
Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматы буенча,8 августка районда 100 гектарда уҗым арышы, 300 гектарда арпа җыеп алынган, 2600 центнер арыш, 9000 центнер арпа суктырылган. Гомуми уңыш гектарыннан 29 центнер, дип яза җирле басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз