news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баулы балалары халыкара бәйгедә лауреат исеменә лаек булган

Музыка көллиятендә гитара сыйныфында белем алучы Наташа Иванова III дәрәҗә лауреат исеменә ирешкән.

(Баулы, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Баулы балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Мәскәүдә “Роза ветров” халыкара бәйгесендә катнашып, җиңү белән әйләнеп кайткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Баян сыйныфында белем алучы Денис Мартынов һәм Ансель Латыпов (укытучылары – Ольга Карипова) – II дәрәҗә лауреат, балалайка сыйныфы укучысы Егор Елохин (укытучысы – Марина Епишкина) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип табылган.

Музыка көллиятендә гитара сыйныфында белем алучы Наташа Иванова (укытучысы – Марина Епишкина) III дәрәҗә лауреат исеменә ирешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot