Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы балалар бакчасы “Сәйяр” фестивале җиңүчесе булды
Казанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында коллективка фестивальнең “Сәхнә асылы” номинациясендә лауреат исемен яулавы турында диплом тапшырылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Баулы, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узган. Бүләкләнүчеләр арасында баулылар да бар. Бу турыда район басмасы яза.
Баулы шәһәрендәге “Колокольчик” балалар бакчасының театр коллективы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Салават күпере” Һәм “Сәхнә” журналлары белән берлектә оештырган “Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә җиңүгә ирешкән.
Казанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында коллективка фестивальнең “Сәхнә асылы” номинациясендә лауреат исемен яулавы турында диплом тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз