news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы бакчачысы бер төптә биш төрле сорт алма үстерә

Баулы бакчачысы бер төптә биш төрле сорт алма үстерә
"Баулы-информ"

Баулы районы Миңнегол авылында туып-үскән, бүгенге көндә Баулыда яшәп, туган авылында зур бакча тотучы Гайсә Минңеханов җимеш агачларын ялгап, яңа сортлар ясау белән мавыга. Мәктәп елларыннан ук бакча эшләрен яхшы белгән бакчачының бер төптән биш төрле алма бирә торган алмагачы да бар. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Бүгенге көндә бакчачылар агачларны көзге, кышкы сезонга әзерли. Гайсә Минңеханов та кайсын кисә, кайсын агарту белән мәшгуль.

– Ун-унбиш еллык агач бу. Әлеге алмагачны яшьтән үк кыргый алмага кисеп ялгап, бер кәүсәдән ике сорт алма алам. Бер кәүсәдә бер сорт, икенчесенә икенче төрле сорт киткән. Бу көзге соң алмалар, – дип өй каршында ук үскән алма агачы янында туктады бакчачы.

– Хәзер көзге эш вакыты җитте. Моның кисәр һәм алыр ботак өлеше калмаган. Яфраклар төшеп беткәч, «медный купарос» белән җирдән алып, зур ботакларга кадәр сиптереп чыгарга кирәк. Агачның чатланып киткән ботак араларына бөҗәкләр йомырка салып калдыралар. Шуның өчен медный купарос белән эшкәртергә кирәк., – диде ул.

Алмагач ялгау яз көне май аенда эшләнә икән. Моның өчен җимеш бирә торган агач ботагын сайлап алып кисәргә кирәк.

– Шушы чыбыкчада өч бөрене калдырып, тагын бер кат кисәбез, аннан соң кискән кыргый агачка ялгыйбыз һәм изолента яки фум-лента белән бәйләп куябыз. Менә бу ялгаган җире. Фум-лента белән ялганган, аны кисмибез. Үсә-үсә үзе ертыла. Изолента белән ялгаган очракта аны көз көне бераз пычак белән ярып куябыз. Изолента кояшта пешерә, еллар үткәч агачны буып, буын ясый башлый. Ә яшь ботакларны кисеп ташлыйбыз. Булдыра алганча кайрысына якынрак итеп кисәбез, – дип сөйләде Гайсә Минңеханов.

Агачларны дөрес итеп кисә белү – киләсе ел уңышы нигезе. Дөрес киселгән агачлар авыруларга да, табигый шартларга да чыдам була. Җимеш бирүләре дә бермә-бер арта икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100