news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы «Ак калфагы» җитәкчесе Казанда мастер-класс күрсәткән

Баулы «Ак калфагы» җитәкчесе Казанда мастер-класс күрсәткән
Фото: ©  Римма Яруллина

«Ак калфак» оешмасының Баулы бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина «Үзенчәлекле каз бәлеше» видеосы белән Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә өченче урын алган. Аны, эшен кабатлап, мастер-класс күрсәтергә башкалага чакырганнар. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.

Милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда традицион булган кош-корт үрчетүне тергезү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы өченче тапкыр Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивален үткәрде. Өчесендә дә, безнең район вәкилләре дә катнашып, призлы урыннарга һәм дипломнарга ия булды.

Мисал өчен, «Ак калфак» оешмасының Баулы бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина, узган елгы «Каз өмәсе» фестиваленә каз каклау буенча видео җибәреп, 2нче урынга лаек дип табылган иде. Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән дә бүләкләнде ул.

«Былтыргы каклаган казым 6 ай чормада эленеп торды, бик шәп булып какланды ул. Икенче урын алырлык бәхетле каз булгач, мин шул ук казның түш сөяген дә ташламадым. Һәм шул түш сөяген салып, үзенчәлекле ит бәлеше пешерү видеосын быелгы «Каз өмәсе» фестиваленә җибәрдем. Чынлап та, бик бәхетле, конкурс-фестивальләргә йөрүче каз булды ул, бахыркаем! Быелгы эшем 3нче урын алды», – дип сөйләде Римма Яруллина.

Римма Яруллинага күптән түгел Казанда «Туган авылым» комплексында узган «Каз өмәсе» ярминкәсендә катнашырга насыйп булган. Аны, быелгы фестивальгә җибәргән «Үзенчәлекле каз бәлеше» эшен кабатлап, мастер-класс күрсәтергә чакырганнар.

Фото: © Римма Яруллина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100