Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Батыршаны кимсетүгә карата Татар конгрессы сүзен әйтми калмас — Д.Мөхетдин
Дамир Мөхетдин XIV Фәезхан укулары темасы һәм эчтәлеге белән кызыксынучыларны Диния нәзарәте рәсми чыганакларыннан мәгълүмат алырга чакырды.
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе имам – мөхтәсибе Дамир Мөхетдин Бөтендөнья рус халык җыеныннан соң XIV Фәезхан укулары темасы һәм эчтәлеге белән кызыксынучыларны (11-12 апрель, Санкт-Петербург) Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәсми чыганакларыннан мәгълүмат алырга чакырды, анда конференция барышы тулаем яктыртылган, дип җиткерде.
"Бөтендөнья рус халык җыены тарафыннан Санкт-Петербургта легендар шәхес - Абдулла Алиев (Батырша) тууына 300 ел уңаеннан XIV Фәизхан укуларын уздыруга карата күңелсез сүзләр ирештерелде. Дини фанатик, Россиягә каршы милләтче дип аталды Батырша. Рәсми сайтларда без халыкны конференция эчтәлеге белән таныштырабыз, Россия һәм чит ил ислам тарихчылары чыгышлары тезисларын бирәбез. Тарихи шәхесне кимсетүгә килгәндә, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья башкорт корылтае үз сүзләрен әйтми калмас, дип ышанам. Мондый атамага тагын мөселман тарихи шәхесләреннән кемнәр әләгер икән дип уйландым. Кол Шәриф? Имам Шамил? Салават Юлаев?", − дип язган Мөхтәсиб Мөхетдин үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында.
Исегезгә төшерәбез, кичә Бөтендөнья рус халык соборының эксперт һәм хокук саклау үзәкләре Россия мөфтиләр Шурасы конференциясендә яңгыраган Батыршага истәлек тактасы кую тәкъдимен "әхлаксыз акция" дип бәяләде.
"Конференция аптыраш тудырды", диелә Бөтендөнья рус халык соборы тараткан белдерүдә. "...билгеле булганча, Батырша — танылган антироссияле милләтче һәм дини фанат. Ислам фразеологиясенә ышыкланып, бу каршылыклы шәхес рус һәм православие диненнән булучыларга, аларга дустанә мөнәсәбәттә булган мөселманнарга каршы котырткан, үтереш-тәртип бозуларга чакырган, мөселман илләрен Россиягә каршы сугышка өндәгән. Бүгенге көндә ислам террорчыларының идеологиясе һәм пропагандасы шул рәвешле бара", - диелә белдерүдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз