news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Батыршага багышланган китап Уфада да басылып чыкты

Батыршага багышланган китап Уфада да басылып чыкты

(Уфа, 5 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт «Китап» нәшриятында халкыбызның батыр улы, Батырша Галиевнең (Габдулла Галиев) тормышына багышланган китап басылып чыкты. «Батырша» дип гади генә исемләнгән бу басманың авторы – танылган галим Гайса Хөсәенов. Китап Батыршаның тууына 295 ел тулуга туры китереп чыгарылды. Документаль фактларга нигезләнгән китапта 1755 елдагы күтәрелешләр сурәтләнә. Батырша образын оста гәүдәләндерү өстенә, автор башка тарихи шәхесләрне дә күз алдына бастыра. Елизавета патшабикә, графлар нәселеннән Чернышевлар, галим Петр Рычков, шулай ук Батыршаның кыю тарафдарлары хакында күп нәрсә белеп була бу китаптан.

Күптән түгел Уфада һәм Балтач районында халкыбызның атаклы улы Батыршаның тууына 295 ел тулуга багышланган кайбер искә алу чаралары булып үткән иде. Батыршаның туган ягы Балтач районында бу датага аеруча зур игътибар бирделәр. Район үзәк китапханәсендә Батыршаның тормышын һәм иҗат юлын яктырткан махсус күргәзмә почмак эшләделәр. Шунда ук бу төбәктәге язучылар, шагыйрьләр һәм журналистлар катнашлыгында укучылар конференциясе үткәрелде.

Районның Батырша Галиев туган Карыш авылында да искә алу чараларын зурлап оештырдылар. Биредәге урта мәктәптә шулай ук Батыршаның гомер юлын чагылдырган күргәзмә почмак эшләнде. Мәктәп укучылары янына килгән әдипләр халык батырының тормышы һәм иҗаты, аның гади халыкның азатлыгы өчен алып барган көрәше хакында балаларга бик күп мәгълүматлар бирде. Аннан соң балалар үзләре әзерләгән мәдәни программаны күрсәтте.

Уфадагы Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә дә Батыршаның юбилеена багышлап күргәзмә әсбаплар тупланды һәм алардан зур гына бер стенд эшләнде. Хәзер республикада Батыршаның 300 еллык юбилеен зурлап билгеләү өчен әзерлек эшләре башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot