Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Батырның истәлеге мәңгеләштерелә
Батырның истәлеге мәңгеләштерелә
(Уфа, 30 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Мишкә районында туып үскән күренекле татар егете, Бөек Ватан сугышында Берлинда Рейхстаг гөмбәзенә беренче булып Җиңү байрагын беркеткән Гази Заһитов истәлеген мәңгеләштерү буенча байтак кына чаралар күрелә. Батыр туып үскән авыл мәктәбенә аның исеме бирелде. Район үзәгендәге бер урам шулай ук каһарман милләттәшебез исемен алды. Гази Заһитов исемендәге төрле бәйгеләр оештыру да гадәтигә әверелде.
Әле Яңа ел алдыннан гына Мишкә районы хакимияте, Гази Заһитовның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, тагын бер чара турында карар кабул итте. Киләсе елдан район хакимияте Гази Заһитов исемендәге премия булдыра. Әлеге бүләк республика күләмендә сугыш темасына язылган иң яхшы әдәби әсәрләргә, шулай ук хәрбиләргә ике елга бер тапкыр тапшырылачак.
Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан 2005 елда Мишкә районында оештырылачак мәдәни чаралар кысаларында Гази Заһитовның тормыш юлын һәм сугышчан батырлыгын чагылдырган күргәзмәләр оештыру, төрле очрашулар, искә алу һәм хәтер кичәләре үткәрү дә күз алдында тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз