news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә махсус операция хәрбие «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

Әлмәттә махсус операция хәрбие «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәттә, Яшьләр үзәгендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы кабул итү узды. Махсус хәрби операция катнашучысына дәүләт бүләге тапшыру очрашуның аеруча әһәмиятле мизгеле булды.

Кабан позывнойлы хәрби хезмәткәр хәрби бурычлар үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Хәрбигә бүләкне Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова тапшырды.

«Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, бүген дә безнең солдатлар намус белән Туган илне яклый, – диде ул. - Без сезгә батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм тынычлык һәм гаделлек җиңәчәгенә ышанабыз»

«Батырлык өчен» медале – 1938 елда гамәлгә куелган иң мактаулы бүләкләрнең берсе. Аны сугышта күрсәткән батырлыклар өчен бирәләр. Бүген әлеге бүләк хәрби антка тугрылык һәм Ватанны саклаган өчен тапшырыла.

Бүген Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100