news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Батырлар.Татарстан геройлары» программасында катнашуга 1,6 меңнән артык гариза килгән

«Батырлар.Татарстан геройлары» программасында катнашуга 1,6 меңнән артык гариза килгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашу өчен ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылардан 1604 гариза килгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

«Программа Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә вазыйфаларны биләү өчен квоталар билгеләү юлы белән перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыруга һәм әзерләүгә юнәлдерелгән», – дип сөйләде ул.

Песошин ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бурычы «Ватанны саклаучылар» фонды, муниципалитетлар башлыклары, эш бирүчеләр белән берлектә – СВОда катнашучыларны һөнәри әзерләүне, эшкә урнаштыруны, реабилитацияләүне һәм озатып йөрүне тәэмин итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot