Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Батырлар терәге» үзәгендә СВО волонтерлары инвалидлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты
Казанда «Батырлар терәге» ресурс үзәгендә махсус хәрби операция волонтерларының Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары инвалидлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуы узды.
Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина алып барды. Ул бу очрашуның концлагерьлар корбаннарын искә алу көненә багышланганын искәртте. 1945 елның 11 февралендә Бухенвальд концлагере тоткыннары восстаниесе турында сөйләп узды.
«Мондый очрашуларның әһәмияте бик зур. Изгелек кылучы волонтерлар турында сөйләргә телибез. Махсус хәрби операциягә булышып, медаль алдым дип, кайберәүләр шар ярып кычкырып йөри, ә бу апаларның аңа вакытлары юк. Менә Рузалия Мостафина әле күптән түгел генә шундый медальгә лаек булды. Ул тыйнаклыгы белән аны күрсәтергә дә кыенсына. Ә инде дүрт елдан бирле өендә маскировка челтәрләре үреп, солдатларга эчке кием, жилетлар тегеп, ул күпме көч куйган! Әле алай гына да түгел: алар тормыш иптәше Гомәр абый белән киңәшеп, төзек хәлдәге машиналарын фронтка да җибәргәннәр», – дип сөйләде Әлфия Хәбибуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Батырлар терәге» үзәгендә махсус операция хәрбиләренең аналары, хатыннары һәм балалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Ибраһимова үзәкнең 2025 елның 30 апрелендә оешканын, аның җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов булуын әйтте. Үзәк «Помощь бойцам Казань — Дорога добра» төркеме волонтерлары белән эш алып бара.
«Без егетләргә гуманитар йөк җыябыз. Шулай ук хәрбиләрнең гаиләләре белән эшлибез, төрле чаралар оештырабыз: театр, цирклар, сулыш күнекмәләре, арт-терапия, хәрбиләрнең балалары өчен эшмәкәрлек лидерлыгы клубы. Вокал белән шөгыльләнүчеләрне, музыка коралларында уйнаучыларны да үзебездә күрергә телибез, чөнки якыннарын югалткан кешеләргә, күңелләре тулганда, бер рәхәтләнеп җырлап, бушанып та алырга кирәк бит», – диде ул.
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Крайкова очрашуга чакырганнары өчен рәхмәтен белдерде. Ул җәмгыятьтән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә теләүчеләрдән һәрвакыт төрле кирәк-яраклар килеп торуын әйтте. «Безнең җәмгыятьтән дә хәзерге вакытта хәрби операциядә булган егетләргә күңел җылыбызның бер өлеше «барсын», без алып килгән әйберләрне кабул итеп алыгыз. Сугыш михнәтен кичкән ата-аналар, әби-бабайлар һәрвакыт күңел түрендә. Бүген авыр шартларда көрәшүче хәрбиләребезне дә гел истә тотып, аларга ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Алар җиңү белән әйләнеп кайтсын!» – дигән теләген җиткерде Валентина Крайкова.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Волонтер Сәрия Фәлахова гуманитар йөк төялгән машина белән берсекөнгә юлга чыгачакларын әйтте. «Сез андагы егетләрнең без килгәч ничек сөенгәннәрен күрсәгез! Без элек башта машина яллап илтә идек, аннары ирем ГАЗель алып бирде. Менә Рузалия апа үз машиналарын бирәбез дигәч тә, аны Херсон өлкәсенә десантчыларга илттек, егетләрнең шатлыгы эченә сыймады. Кайткач, һичшиксез, Гомәр абый һәм Рузалия апа белән күрешәбез, диделәр», – дип уртаклашты Сәрия ханым «Татар-информ»га.
Сәрия Фәлахова үз оешмалары һәм хәрбиләр исеменнән махсус хәрби операциягә ярдәм иткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Чарада катнашучылар солдатлардан Рәхмәт хаты алудан да күңеллесе юктыр, дип белдерде. «Гуманитар ярдәмнән тыш, без солдатларга хатлар да илтәбез. Бу - алар өчен иң кадерле бүләк. Алар балалар, өлкән яшьтәге апалар язган хатларны күз яшьләре белән укыйлар», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Рузалия Мостафина төрле кешеләрдән, инвалидлар җәмгыятеннән җыелган тукымалардан фронтка бик күп кием тегеп җибәргән, хәзер дә бу эшен дәвам итә. «Мин 2022 елның җәеннән Мәрҗани мәчетенә әйберләр алып килә башладым, аннары анда тегәргә материаллар күп булгач, алып кайтып, солдатларга эчке киемнәр тегәргә керештем. Тегеп китерәм дә, тагын тукымалар алып кайтам. Атнасына ике тапкыр мәчеткә бара идем, шулай итеп, шушы эшкә тартылдым. Иптәшемнең төрле коралларын, ир-атларга яраклы төрле кирәк-яракларны да җыеп җибәрә идем. Без җибәргән машина өчен солдатлардан рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт булды. Саклану министрлыгыныннан «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» дигән медаль бирделәр», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Рузалия ханым чарада катнашучыларның һәммәсен дә булдыра алганча махсус хәрби операциягә ярдәм итәргә өндәде. «Минем анда улым да, туганым да – беркемем дә юк, тик барыбер күңелем кушканча эшлим. Ичмасам, бер булса да чиста кием кисеннәр. Анда гел юып торырга шартлар юк бит. Плащлар, жилетлар да бик кирәк бит аларга», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Казань с вами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Гөлфия ханым бүген тарихны саклау төп бурыч булуын искәртте. «Тарихны үзгәртергә тырышучылар булуын да аңлыйбыз. Яшьләребез ул сугышның ачысын белсен, оныкларыбызга сөйләргә кирәк. Ул еллардагы газапны, концлагерьлардагы михнәтне без хәзер дистәләгән еллар үткәч кенә ишетәбез. Менә хәзерге махсус хәрби операция турында да авырлыкларның бөтен нечкәлекләре еллар үткәч кенә килеп җитәр инде. Без Мәрҗани мәчетендә гуманитар йөк җыябыз. Әбиләрнең сандыклары акрынлап безгә күчте. Гаҗәп хәл: алар үлемтеккә дип саклап тоткан тукымалар хәзер оныклары өчен кулланыла. Без төркемдә хатлар язып та җибәрәбез. Бандероль рәвешендә эшләнгән ул хатларга оекбаш, йә берәр кечкенә күчтәнәч тә салына», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Очрашуга җыелган җәмәгатьчелекне 95 яшьлек фашист концлагере тоткыны, махсус хәрби операция волонтеры Вера Бакееваның аяныч язмышы белән таныштырдылар. Верага 7 яшь булганда, әти-әнисе аның күз алдында үлгән. Аннары фашистларга әсирлеккә эләгеп, Вера күп авырлыклар кичергән. Хәрби операция башлангач, Вера Бакеева иске туннардан 1800 стелька тегеп, алгы сызыкка җибәргән. «Кемнәрнеңдер иске натураль туннары булса, зинһар, ташламагыз», – диделәр волонтерлар очрашуда катнашучыларга.
Аннары чара концерт номерлары белән дәвам итте. Очрашуда катнашучылар, шулай ук, «Кызыл ромашка» проекты кысаларында хәрбиләргә хатлар яздылар. Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыренең рус теленә тәрҗемәсен дә, басма кәгазьгә чыгартып, шунда җибәрәчәкләр.
Фото: © Михаил Захаров
Волонтерлар үзләренең туган көннәре хөрмәтенә инвалидларга чәй табыны һәм бүләкләр әзерләгән иде.
Фото: © Михаил Захаров
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз