Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Батырлар. Татарстан Геройлары» Татарстан Рәисенә үз проектларын тәкъдим итте
Бүген «Казан Экспо»да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучылар белән очрашты. Очрашуда финалистлар укыту чорында остазлары белән бергә әзерләгән үз проектларын тәкъдим иттеләр.
Бүген 10 проект тәкъдим ителде, аларның һәрберсе команданың уртак эше нәтиҗәсе һәм хакимиятнең профильле органнары хезмәткәрләре катнашында эшләнгән.
Махсус хәрби операция ветераны һәм «Воин» үзәге инструкторы Әнвәр Мөхәммәтҗанов яшьләргә патриотик тәрбия бирү проектын тәкъдим итте.
«Безнең максат – сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштырып, патриотик тәрбия үзәкләре булдыру», – дип сөйләде ул.
Әлеге проектны Рөстәм Миңнеханов хуплады.
Проектлар яңа технологияләрне үстерүгә, фронтка ярдәм итүгә, патриотик тәрбиягә һәм төбәк үсешенә ярдәм итүче башка өлкәләргә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз