news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Батырлар. Татарстан геройлары» программасы катнашучылары өчен профильле курслар узды

Татарстанда «Батырлар. Татарстан геройлары» проекты кысаларында 45 катнашучы өчен профильле белем бирү курслары узды. Бу хакта Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсус хәрби операция ветераннары «Төбәк белән идарә итү һәм территориаль үсеш» һөнәри квалификация күтәрү курсларын узды, аның төп темасы «Төбәк һәм территорияләрне үстерүнең төп коралы буларак инвестицияләр җәлеп итү» иде.

Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева программада катнашучыларга төбәктә инвестиция эшчәнлеге турында сөйләде һәм аларны әлеге эшкә актив рәвештә кушылырга чакырды. Һәркемнең шәхси өлеше аша үз муниципалитетын үстерү мөмкинлекләренә аерым басым ясалды. Шулай ук инвестиция тәкъдимнәре каталогы каралды, махсус хәрби операция ветераннарына үз проектлары һәм инициативалары буенча консультацияләр бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot