news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Батырлар» республика программасы җиңүчесе башкарган эшкә йомгак ясалды

28-30 октябрьдә Актаныш районында ТР Хөкүмәтенең хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе эшче төркеме һәм аның составындагы «Батырлар» республика программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов башкарган эшкә йомгак ясады. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара барышында эшче төркем районның хокук бозуларны профилактикалау эшчәнлеге белән җентекләп танышты. Актаныш районында 2023-2026 елларда хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаларның үтәлешенә аерым игътибар бирелде.

Эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов район башлыгы Ленар Зарипов һәм Актаныш районы прокуроры Линар Ибраһимов катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук хокук бозуларны профилактикалау ведомстволары вәкилләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

«Хакимиятнең барлык дәрәҗәләре белән җәмәгатьчелек бердәмләшеп эшләгән очракта гына хокук бозуларны нәтиҗәле профилактикаларга мөмкин. Безнең бурыч – республиканың барлык территориясендә шундый хезмәттәшлекне тәэмин итү», - диде Ибәтов киңәшмә барышында.

Рөстәм Нигъмәтҗановның моңа кадәр дә ТР Юстиция министрлыгы оештырган чараларда катнашканы бар. «Батырлар» программасы җиңүчесе әйтүенчә, ведомство хезмәткәрләре республика районнарына төрле мәсьәләләрне хәл итүдә чын күңелдән ярдәм итәргә әзер.

news_right_1
news_right_2
news_bot