Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Батырлар» программасында катнашучы Тарифлар буенча дәүләт комитетында стажировка үтте
«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы Егор Горячев Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында стажировкасын тәмамлады.
Стажировка 29 сентябрьдә Дәүләт комитетының атналык киңәшмәсеннән башланды. Аннары ведомство җитәкчелеге белән очрашу, оештыру структурасы белән танышу һәм хезмәткәрләр белән «сорау-җавап» форматында аралашу булды.
Программада катнашучы Казанның төбәк инфраструктурасы өчен мөһим булган объектларда - биологик чистарту корылмаларында, чүп-чарны сортларга аеру станциясендә, «ПЖКХ» идарәче компания» ҖЧҖнең «Көнчыгыш» полигонында булды.
Егор Горячев Ренат Гайнетдинов белән бергә Алабугада гражданнарны кабул итте, анда тарифларга һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы мөһим мәсьәләләрне карады. Аннары делегация Алабугада һәм Чаллыда җайга салына торган предприятиеләр эшчәнлеге белән танышты.
Стажировка нәтиҗәләре буенча Егор Горячев, алынган тәҗрибә аның өчен «Батырлар» программасы кысаларында алга таба эшләү һәм, гомумән, аның һөнәри үсеше өчен кыйммәтле һәм файдалы булды, дип билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз