news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Батырлар кайда тәрбияләнә

Батырлар кайда тәрбияләнә

(Пермь өлкәсе, 10 октябрь, “Татар-информ”, Эльмарт Уразов). Пермь өлкәсе Уински районының Чәйкә авылында 1989-1991 елларда туган мәктәп укучылары арасында татар көрәше буенча өлкә беренчелегенә бәйге үтте.

Бу ярышның даими адресы юк, аны көрәшчеләр мәктәбе эшләүче урыннарда оештыру традициягә кергән. Әйтик, узган елларда яшь көрәшчеләрне Октябрь, Орда, Барда, Чернушка, Суксун районнары кабул иткән булса, быел чират Уински районының Чәйкә авылына туры килде. Анда барлыгы ике йөзләп спортчы бил алышты, шул исәптән, Башкортстанның Пермь өлкәсе белән чиктәш Тәтешле районы вәкилләре дә катнашты. Команда беренчелегендә бардалылар җиңү яулады. Димәк, көрәш осталары Юныс Акбашев һәм Рифнур Шәрипов әзерләгән егетләр быел да сынатмады. Ярышта җиңүчеләр Актанышта үткән көрәшчеләр бәйгесендә катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot