news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Батырга – болан, кымыз һәм чәкчәк»: Якутиядәге Федераль Сабантуйдан кызыклы мизгелләр

Саха (Якутия) Республикасының Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуй үткәрелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән килде. «Татар-информ» татар халкының милли бәйрәменнән репортаж тәкъдим итә.

«Батырга – болан, кымыз һәм чәкчәк»: Якутиядәге Федераль Сабантуйдан кызыклы мизгелләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Рөстәм Миңнеханов: «Без бит тугандаш халыклар»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Якутск шәһәрдә XXV Федераль Сабантуй ачылышында катнашты. Ул Айсен Николаев белән Сабантуй мәйданчыкларын, «Татпотребсоюз» күргәзмәсен карады, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының татар ишегалдында булдылар. Мәйданчыкка кергәндә аларны берьюлы өч халыкның аш-сулары: рус каравае, татар чәкчәге һәм якут кымызы белән каршы алдылар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сабантуйда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнең федераль дәрәҗәдә 25 нче мәртәбә узуына игътибар итте. «Сабантуйның Саха Якутия Республикасыннан туганнарыбыз, төрки дусларыбыз җирендә узуы символик. Бәйрәм белән котлыйм! Без бит тугандаш халыклар. Тарихыбыз бәйләнгән. Татарстан, Саха (Якутия) – Россиянең терәге булган төбәкләр. Һичшиксез без барысын да җиңәчәкбез! Чәчәк атыгыз! Бик зур рәхмәт», - диде ул.

Якутиядә «Туган як» татар мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы эшли, милли иҗтимагый оешмалар эшли. Якутия Республикасы башкаласында Казан скверы бар, татар герой-шагыйре Муса Җәлил бюсты куелган.

«Сезгә, Айсен Сергеевич, Республика татар халкының милли үзенчәлеген яклау мәсьәләләренә игътибарыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам ки, бүгенге Сабантуй җирле татарларның Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендәге ватандашларыбыз белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

XXV Федераль Сабантуй Якутскның Комсомол мәйданында театральләштерелгән тамаша һәм «Олонхо җирендә талантлар йолдызлыгы» концерты белән ачылды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев үзенең чыгышында юбилей Сабантуен Якутиядә уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук тарихның уртак булуын ассызыклады. Ул 2022 елда, Федераль Сабантуйны Якутиядә уздыру идеясе яңгыраганда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуын искә төшерде. Республика Башлыгы Якутия һәм Татарстан халыклары арасында уртак телләргә, мәдәниятләргә һәм тарихи мираска нигезләнгән күп гасырлык бәйләнеш барлыгын билгеләп үтте.

«Татарлар биредә 400 елга якын республикабызны үстерүче халыкларның күп милләтле мохитендә яшиләр. 2022 елда республикабызның 100 еллыгына хөрмәтле дустыбыз Рөстәм Нургали улы килгән иде. Бездәге татарлар Федераль Сабантуйны Якутиядә үткәрергә тели дигән теләкне җиткердем. Ул хуплады. Бу безнең өчен зур хөрмәт! Безнең халыклар бик якын. Телләр, мәдәниятләр бәйләнеше бар. Хәзерге вакытта бу элемтә тагын да нык булырга тиеш. Гасырлар дәвамында илебез халклар дуслыгы белән көчле», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелек алдынгыларына, шул исәптән «Туган як» татар мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы активистларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

XXV Федераль Сабантуйда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразыев, кайбер республика структуралары вәкилләре катнашты. XXV Федераль Сабантуй кысаларында халык һөнәрләре буенча остаханәләр, спорт ярышлары, традицион конкурслар, «Көрәш» ярышлары, татар киносы көннәре, театр куелышы, түгәрәк өстәлләр, иҗат коллективларының зур концерт программасы узды, «Татар ишегалды» мәйданчыгы эшләде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елда Федераль Сабантуйның кайсы өлкәдә булачагы билгеле

2026 елда Федераль Сабантуй Омск өлкәсендә узачак. Бүген Якутск шәһәрендә уза торган XXV Федераль Сабантуйда «Тулпар ат» билгесен Омск өлкәсенә тапшырдылар. Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иван Колесник Сабантуй белән котлады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Без дә югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышырбыз. Без сезне чакырабыз», - диде ул.

Федераль Сабантуйның абсолют батыры Радик Сәлахов машина һәм болан отты

Саха Республикасында (Якутия) уза торган XXV Федераль Сабантуйда Татарстанда туган, биш тапкыр дөнья чемпионы Радик Сәлахов абсолют батыр булды.

Келәмдә батырның иңнәренә сарык түгел, ә болан салдылар. Сабантуй сәхнәсеннән Татарстан Рәисе бүләге – «Лада Гранта» машинасы ачкычы тапшырылды. Халыкара класслы көрәшче Радик Сәлахов өчен бу - 16 машина. «Болан бирерләр, дип көтмәгән идем», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

  • 2001 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты инициативасы белән «Сабантуй» бәйрәме гомумфедераль бәйрәм буларак Россия Федерациясенең төбәкләр татар иҗтимагый оешмалары делегацияләре, Татарстан Республикасы һәм федераль Сабантуй уздырыла торган төбәкләр җитәкчеләре катнашында үткәрелә. Беренче федераль Сабантуй Саратовта 2001 елда уздырыла. Федераль Сабантуйның күчеш символы - Тулпар Ат - татар мифологиясендә илһам, хезмәт сөючәнлек, хыял, алга барырга омтылуны гәүдәләндерүче канатлы ат.
  • 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, Саха (Якутия) республикасында татарлар саны 4 262 кеше тәшкил итә. Татарлар халык саны буенча алтынчы урында һәм күбесенчә Якутск шәһәрендә, шулай ук Алдан, Амга, Мирнинск һәм Олекминск районнарында яши.
news_right_1
news_right_2
news_bot