Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Батыр йөрәкле минзәләле туып-үскән йорт диварына истәлек тактасы куелды
Аны Минзәлә һәм Тукай районы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннар оештырды.
(Минзәлә районы, 2 август, "Татар-информ", "Минзәлә", Дилфас Галиев). Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган Латыпов Дамирның әти-әнисе, туганнары өчен генә түгел, ә бу җирлек, Минзәлә районы өчен дә истәлекле көн булды, Татарстан Республикасы масштабында зур вакыйгага әйләнде бу. Батыр йөрәкле якташыбыз туып-үскән йорт диварына истәлек тактасы куелды. Аны Минзәлә һәм Тукай районы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннар оештырды. Алар башта Воровский поселогында зиратта Дамирның каберенә чәчәкләр салдылар, аны бер минут тынлык белән искә алдылар, анда догалар укыганнан соң Кызыл байраклы автомобиль колоннасы Дусай Кичү авылына юл тотты, дип яза җирле басма.
Бу чарада Минзәлә шәһәре башкарма комитет җитәкчесе Рамил Ягафаров Минзәлә хәрби комиссары Сергей Владимиров, Тукай, Мөслим, Сарман, Актаныш, районнарыннан, Чаллы, Бөгелмә, Казан шәһәреннән, хәтта Дагестаннан да кунаклар килгән иде.
Кунаклар дигәнебез Дамир кебек ут Әфган тау-ташлары арасында төрле елларда хәрби бурычын үтәүче батыр егетләр. Бу көнне Әфган иле янәдән тулы бер картина булып күз алдына килеп басты, егетләр үзләре дә сизми яшьлекләренә кайттылар.
Ык буенда үскән Дусай-Кичү егете Дамир Мәлкән мәктәбендә белем алганнан соң, хезмәт юлын Воровский поселогында киномеханик булып башлый. Ә инде хәрби хезмәт юллары аны Ленинакан шәһәренә (Әрмәнстан Союздаш Республикасы ) илтә. Монда да ул яраткан һөнәреннән аерылмый. Хәрби частьта кино күрсәтүен дәвам итә, почта йөртә.Бик тәртипле, тырыш, җаваплы булуы өчен берничә тапкыр җитәкчеләрнең рәхмәт хатына лаек була.
Әфганстанның Кундуз провинциясендә дә сынатмый егет. Сугыш... ул беркемне дә аямый. Дамирның соңгы сулышы да Әфганстан таулары арасында өзелә. Егет чыгып киткән частена исән килеш кире әйләнеп кайтып җитә алмый. Алар колоннасы дошман засадасына эләгә. 12 сәгать барган тигезсез көрәштә дошман пулясы якташыбызның гомерен өзә. 25.06.1968 - 29.07.1987 .... Аңа нибары 19 яшь... Батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
30 ел гомер үткән. Ләкин Дамир бүген дә аның белән аралашкан, дус булган һәркемнең күңелендә. Сыйныфташлары да аның турында бик җылы истәлекләр белән бүлештеләр. Смирнова Альмира аның армиядән язган хатын да укып китте. Күпме истәлек! Хәрби укуларда Дамир белән бергә булган Тулбай егете Шәйхетдинов Наил, Әфганстанга Дамир белән бергә кергән Казан егете Малик Шәнгәрәевлар да сүзсез кала алмады.
Мемориал тактаны тантаналы ачу да хезмәттәш дусларына тапшырылды. Солдат дуслыгы ул - гомерлек . Ветераннардагы туганнарча мөнәсәбәткә сокланмый мөмкин түгел. Утыздан артык автомобильдә 70тән артык кунак килү шул турыда сөйли. Күбесе гаиләсе белән.
Бүгенге чара Дамирның якты истәлеген мәңгеләштерү генә түгел, ә шундый батыр ул үстергән өлкән буынны да искә алу, аларны хөрмәтләү ул. Әти-әнисенең күзләрендә яшь. Дамир инде кире кайтмаса да, улларының 30 ел узгач та онытылмавын, онытылмаячагын аңлап, гоурланып утырдылар алар.
Чарага Мәлкән җирлеге бик ныгытып әзерләнгән. Үзе дә Әфганстан ветераны, запастагы офицер Зөфәр Нәҗметдинов җитәкчелегендә авыл халкы, бигрәк тә тантананы алып баручы, мәдәният йорты мөдире Упаева Светлана, китапханә, мәктәп хезмәткәрләре кунакларны якты йөз, мул табын, эчтәлекле программа белән көтеп алдылар.
Дагестан кунагы Әфган сугышы ветераны Гасан Гусейнов мондый масштабта узган чараларның Татарстанга гына хас булуын, егетләрнең бик әһәмиятле эш алып баруын әйтеп китте. Ә инде бу очрашуны оештыручы, башлап йөрүче егетләр Усманов Флүс белән Сизов Радик үз чиратларында бу эштә Тукай районы ветераннар хәрәкәте җитәкчесе Айбулат Якуповның роле зур булуын билгеләп үттеләр.
Мондый такталар кую эше инде республикабызның берничә районында булып узды.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә, ветеран хәрәкәтен җанландыруда үзләреннән зур өлеш керткән Зөфәр Нәҗметдиновка һәм Флүс Усмановка Айбулат Якупов “Әфган даны” ордены тапшырды.
Минзәлә хәрби комиссары Сергей Владимиров тарафыннан медальләр шулай ук Сизов Радикка һәм Илсур Фәттаховка да тапшырылды.
Флүс Усманов(Әфган сугышы ветераны):
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Без Дамир Латыповны да, Михаил Кириковны да ел саен 15 нче февральдә зиярат кылабыз. Быел менә очрашуыбыз Дамирның батырларча һәлак булган көннәренә туры килде. Әфган сугышын аңлап бетермәүчеләр булса да, сугыш ул сугыш инде. Ул... корбаннар сорый. Яшь буын бу турыда белергә, туган ил, аны саклау дигән сүзләрне, үзенең батырларын белеп үсәргә тиеш. Бүгенге чараны оештыруда ярдәм иткән район администрациясенә, матди ярдәм күрсәткән җирле җитәкчеләргә бик зур рәхмәт. Сергей Владимиров, Зөфәр Нәҗметдинов, Айбулат Якупов, Наил Шәйхетдинов, Хәмзә Лотфуллиннарга рәхмәт хатлары тапшырылды. Билгеле инде, һәрбер мондый очрашуда патриотик җырлар яңгырый. Автор –башкаручы Рөстәм Әхмәтханов, җырчы егетебез Илназ Хисмәтуллин башкаруында җырларга берәү дә битараф кала алмый. Аларга да Әфганстан ветераннары исеменнән рәхмәт белдерелде.
Мәлкән егете Радик Сизов әйтүенчә, мондый чаралар оештыруда җирлек башлыклары эшчәнлегенең әһәмияте зур. Зөфәр Нәҗметдинов, Ильфар Халиков кебек җитәкчеләр булганда гына син теләгәнчә килеп чыга,- ди ул. Ә авыл чыннан да әзерләнгән. Юл кырлары чабылган, урамнар чиста, тигезләнгән, халык җыелган. Республиканың башка районнарыннан килгән кунаклар алдында йөз кызарырлык булмады.Батыр егетләр үстерә алган җирлекләр шундый булырга тиештер дә!
Инде алдагы көннәребездә мондый кайгылар күрергә язмасын,балалар сугышларга барып кермәсен, - дигән теләкләрен җиткерде Дамирның укытучысы Алсу ханым. Аның белән бергә хезмәт иткән Илсур Фаттахов менә болай дип искә алды:
-Бүген Дамирның һәлак булганына нәкъ 30 ел, хәтер көне, без тынычлык имин тормыш өчен башын салган егетне хөрмәтләп искә алабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз