news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Батыр» үзәге җитәкчесе: Контракт төзергә гаиләләре белән бергә килүче ир-атлар бар

«Батыр» үзәге җитәкчесе: Контракт төзергә гаиләләре белән бергә килүче ир-атлар бар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итә торган «Батыр» үзәге җитәкчесе Владислав Кузнецов ир-атларның контракт төзергә гаиләләре белән бергә килү очраклары булуын әйтте. Бу хакта ул контракт буенча хезмәт күрсәтүгә теләктәшлек итүгә багышланган «ВСЕ СВОИ» беренче телемарафоны барышында сөйләде.

«Үзәкнең төп максаты – контракт буенча хәрби хезмәткә җыю. Контракт белән хезмәт итәргә теләк белдергән гражданнар безгә килә. Без кыска вакытта шәхси эшне формалаштырабыз, медицина тикшерүен үткәрәбез, приказга кертәбез, вазифа сайлыйбыз. Контракт төзергә теләүче гаиләсе белән килү очраклары булды. Хатыннары белән килүчеләр дә бар», – диде ул.

«Батыр» үзәге Воровского урамы 25нче йорт адресында урнашкан. Җитәкче сүзләренчә, үзәккә башка районнардан килү мөмкинлеге дә бар, чөнки ул шәһәр яны поездлары станциясенә якын урнашкан, шулай ук якында гына метро станциясе дә бар. Җитәкче контракт төзергә теләк белдергән гражданинга күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде. Контракт төзү өчен минималь срок – 1 ел.

«Кандидатны менеджер каршы ала, шәхси эшне формалаштыру өчен беренчел мәгълүмат ала. Аннан соң, кандидат шәхси эшне формалаштыра торган менеджер янына керә, анда гариза, анкета, автобиография тутыра. Ул вакытта менеджер кирәкле документларның күчерелмәләрен ала. Барысын да шәхси эшкә беркетә. Аннан менеджер кандидатны банк хезмәткәре янына озата. Анда банк картасы бирелә. Аның реквизитлары Саклык Министрлыгының бердәм хисап үзәгенә кертелә. Аннан соң кандидат сайлап алучы белән сөйләшә. Бу хезмәткәр үзе махсус операция зонасында хезмәт иткән, ул аңлата, киңәшләр бирә», – диде ул.

Ул якындагы хастаханәдә тиз арада медицина тикшерүен узу мөмкинлеге булуын искәртте. Анда да кандидатларны хезмәткәрләр озата йөри.

Телемарафонны ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио» да, «Күңел» радиосы, «Авторадио»да, «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Кызыксынучылар heroes-tatarstan.ru сайтында, 117 номеры буенча «кайнар линия» аша, QR-код аша кереп, контакт үзәге чатында контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премия, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100