news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Батыр» үзәге башлыгы контракт хезмәткә нинди авырулар белән алмаулары турында сөйләде

Төрле хроник патологияләр, туберкулез, ВИЧ һәм сифилисның булуы РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә комачаулый, дип белдерде контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү үзәге җитәкчесе Владислав Кузнецов.

Әгәр медиклар каршы күрсәтмәләр тапмаса, ә эчке эшләр министрлыгында баш тарту өчен нигезләр тапмаса, төнлә үк кандидатны Россия Кораллы Көчләре сафларына алу турында боерык чыгарыла һәм иртән ул контракт буенча хәрби хезмәткәр була.

«Шулай ук безгә Эчке эшләр министрлыгыннан хөкем ителүләр булу-булмавы турында җавап килә. Җинаять кодексының Оборона министрлыгы исемлегенә кертелгән статьялары бар, һәм әгәр дә кандидат алар буенча хөкем ителгән булса, ул хезмәткә керә алмаячак», дип өстәде Кузнецов.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot