news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Батулла: Балалар бакчасыннан алып, мәктәпләрдә, институтларда Идегәй өйрәнелергә тиеш

«Миллиард.Татар» басмасы «Идегәй» дастанын аудиокитап итеп чыгарды. Редакция дастанга карата фикерләр туплаган. Җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, язучы Рабит Батулла та дастанга карата фикерләре белән уртаклашкан.

Батулла: Балалар бакчасыннан алып, мәктәпләрдә, институтларда Идегәй өйрәнелергә тиеш
Фото: «Татар-информ»

«Идегәй» дастанында тарихи шәхесләр хәрәкәт итә – Туктамыш хан, Идегәй һәм башкалар. Менә шушылар арасында дастанның үзендә бер шәхес хәрәкәт итә, ул – Субратай, Субра атай, Субра җыраучы яки фольклорчы дип атасак та була, тарихчы дип тә атарга була аны. Ул утызлап татар ханы янында киңәшче булып торган, ягъни ул тарихи шәхесләр белән, мин санап киткән тарихи шәхесләр белән турыдан-туры таныш булган дигән сүз.

Субраның үзенең дә сүзе буенча, ул кайбер татар ханнарына, Алтын Урда ханнарына холыкнамәләренә кагылышлы әйберләр турында сөйли. Мин шуннан соң уйладым, бу бит тарихи шәхес булырга тиеш. Мәсәлән, Идегәйнең 1352 елда туганлыгы, 1419 елда һәлак булганы, Туктамыш ханның да 1419 елда һәлак булганы мәгълүм, Кадыйрбирде – аның угылы, һәм болар барысы да – конкрет шәхесләр. Ә алар арасында Субра атай бик зур урын били, алар турында мәгълүматлар тапшыра, хәтта, Туктамыш ханның чакыруы буенча, ул үзенең тәхете янындагы шикле кешенең серен ачтыра, Субратай аның серен ачтыра, бу – Идегәй булып чыга. Ягъни, Кобогыл дигән исем астында ул, шымчы булып, Туктамышка каршы эш йөрткән, дип уйларга кирәктер. Ә бу вакытта Субратайга 195 яшь. Шушы сер ачылганнан соң, Кобогыл исемле Идегәй Аксак Тимер ягына, ягъни, Туктамышның дошманы ягына качып китә. Менә нинди катлаулы, кызык шәхесләр болар.

Бу кеше «Идегәй» дигән дастанны үзе чыгармады микән, дип уйлыйм. Ул тел остасы, тарих остасы булган, ул шәхесләрне беләбез. Бу бит – пьеса. Без кайчагында «беренче пьеса кайчан язылган» дип әйтәбез дә, «1887 елны язылган фәлән-төгән» дип сөйләшәбез, бу бит якында гына, капшап карап була моны. Минемчә, беренче пьеса ул – «Идегәй». «Идегәй» ул монологлардан, диалоглардан һәм комментарийлардан тора. Пьеса бит ул, димәк, моны биеп була, уйнап була, җырлап була. Димәк, бу кайчандыр уйналган.

1510 елны Мөхәммәтәмин ханга Себер ханлыгыннан бик күп кенә артистлар, барабанчылар, җырчылар-биючеләр килә, 3 меңләп кеше, гаиләләре белән килә алар. Һәм шушы кыллы оркестрның җитәкчесе Голәм Шагыйди дигән шәхес була. Бу турыда Нәкый Исәнбәт язып калдырган, Шакир Шамилев язып калдырган һәм Бөек Могол дәүләтенең падишаһы Бабур солтан язып калдырган. Менә шундый ханнар арасында артистлар алмашу булган, димәк.

Кешедә шик уянырга мөмкин: ничек 195 яшьлек вәзир? 195кә хәтле генә түгел, 200-250 яшьлекләр да бар Кавказда. Японнар озак яши балык ите ашаганга, бөтенесе 90нан узып бара. Мондый хәлләр бар. Безнең пәйгамбәрләребез дә 800 ел яшәгән, 400 ел яшәгәннәр, димәк, бу – фактта бар, дигән сүз.

Минем фаразым: моны фәнни ачыш дип атау да шактый четерекле әйбер, бу, бәлки, уйланудыр, һәм бу – фараздыр, гомандыр, булуы мөмкин эш бу. Тарихыбызның ачыклап бетерелмәгән яклары да бар, димәк, 1419 елларда аңа 195 яшь булгач, аның туган елын билгеләп була, 1225 ел, бүген 2025 ел, димәк аңа 800 яшь булыр иде, ул исән булса. Чөнки Сарайның интригалары, фетнәләре турында үзе күргән кеше генә шулай яза ала.

Буыннан-буынга күчеп килгән инде ул, дастан дип атала, бәлки, ул аны халык арасында үзе җырлап йөргәндер. Һәрбер ханлыкның сараенда булган музыкантлар, театр әһелләре, бәлки Сак-Сок белән бергә уйнаганнардыр, Йосыф – Зөләйханың сакланган музыкасы бар, бәлки, аны җырлаганнардыр. Булуы бик мөмкин. Шуңа күрә мин радио, телевидение, матбугат әһелләренә мөрәҗәгать итәм, мин кузгаткан бу мәсьәләне галимнәр җентекләп тикшерсен иде. Минем фаразга нигез бармы, юкмы? Минемчә – бар.

Без бу әйберне читләтеп узарга тиеш түгел. Мәсәлән, Субра картның портретларын ясарга мөмкин, рәссамнар фантазиясе белән. Яки Туктамыш ханның, Идегәйнең портретларын, Идегәйне, тәфсилләп, мәктәпләрдә, институтларда өйрәтергә кирәк һәм бу теманы калкытырга кирәк. Укучы балаларга «Син Субра картны ничек күз алдына китерәсең?» дигән сорау биреп, рәсемнәрен ясатып күргәзмәләрен куеп, бик кызык булыр иде. Балалар бакчасыннан алып, мәктәпләрдә, институтларда Идегәй өйрәнелергә тиеш. Җыраучы Субра атайның монда өлеше бик зур.

Мин дастанның авторы Субра атай дип уйлыйм», – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot