news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Батискаф һәлакәтендә үлгән дип саналган Урыссу педиатры исән булырга мөмкин

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Хургада яр буенда батискаф һәлакәткә юлыгу нәтиҗәсендә һәлак булган дип саналган педиатр Кристина Вәлиуллина исән булырга мөмкин, дип белдерделәр.

«Министрның кайгы уртаклашуын кире кагарга мәҗбүрбез. Кайбер мәгълүматларга караганда, хатын-кыз исән булырга мөмкин. Туроператор һәм госпиталь биргән мәгълүматларга таяндык, аларның дөрес булмавы бар. Гафу үтенәбез», - диделәр «Татар-информ» га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта мәгълүмат тикшерелә һәм ачыклана.

Исегезгә төшерик, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Ютазы районыннан ирле-хатынлы табибларның Мисырда ял иткән булуын раслады.

Кристина Вәлиуллинага 39 яшь була, ул 2012 елдан бирле хастаханәдә участок табиб-педиатры булып эшли. Аның ире 41 яшьлек Равил Вәлиуллин 2012 елдан бирле үзәк район хастаханәсендә табиб-анестезиолог һәм реаниматолог булып эшләгән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, батискаф бүген иртән ярдан бер километр ераклыкта һәлакәткә очраган. Бортта 45 Россия туристы, шул исәптән балалар да булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100