news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башын эт тешләгән малай янына ашыгыч ярдәм барудан баш тартуны министрлыкта кире кактылар

Республиканың Ютазы районында биш яшьлек баланың башын йорт эте тешләгән дигән мәгълүмат социаль челтәрләрендә чыкты. Авторлар ашыгыч ярдәмнең урынга барудан баш тартуын әйтә. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре моны зыян күрүчеләрнең адресын тапмау белән аңлаткан.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында «Татар-информ»га бу хәл турында аңлатма бирделәр. Министрлыкта белдерүләренчә, бу вакыйгага карата җентекле һәм җитди тикшерү уздырылган.

Ачыкланганча, баланың туганнарыннан ГЛОНАСС һәм 112 номеры буенча хәбәрләр килмәгән. Алар 103 номерына шалтыраткан, ике минуттан соң алар янына Урыссу үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм машинасы чыгып киткән.

«Алар 103 номерына шалтыратуга ук, безгә мәгълүмат килеп җитте. Авыл бездән 20 километр ераклыкта урнашкан. Табиблар шунда ук урынга барды, баланы тынычландырдылар, ярдәм күрсәттеләр», – дип сөйләде «Татар-информ»га Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова.

Ашыгыч ярдәм машинасы бала янына 17 минут эчендә барып җиткән. 20 минут дәвамында медицина белгечләре балага һәм аның әнисенә урында ярдәм күрсәткән, тагын шуның кадәр үк вакыт кире хастаханәгә барганнар. Малай Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә китерелгән.

Билгеле булганча, малай белән әнисе Әлмәттән кунакка килгән һәм ишегалдында торган этне ашатырга булган. Хайван икесен дә тешләп алган.

Медицина белгечләре баланың хәлен канәгатьләнерлек дип бәяләгән. Бөтен кирәкле ярдәмне күрсәткән, хирургия бүлегенә дәваланырга салганнар. Ана кешенең яраларын эшкәрткәннәр. Аларның икесенә дә котыру авыруына каршы вакцина салганнар. Мондый очракларда тиеш булганча, табиблар бу хәл турында полициягә хәбәр иткән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләүләренчә, хатын-кызның туганы төнге сәгать унда, нигезсез рәвештә, малайның сәламәтлеген куркыныч астына куеп, хастаханәдән ана белән баланы алып киткән. Баланың табиблар күзәтүендә булу кирәген аңлатуга карамастан, сабыйның әнисе алга таба дәвалаудан рәсми рәвештә баш тарту кәгазен имзалаган. Бу документлардан күренгәнчә, аның медицина персоналына карата дәгъвалары юк.

Бу хәл һәм малайның сәламәтлеге торышы республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков контролендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100