news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бастрыкин Сокурыда балалар бакчалары җитмәү турындагы эш буенча доклад сорады

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга Лаеш районының Сокуры авылында мәктәпкәчә учреждениеләр җитмәү турында шикаять килде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җирле халык сүзләренә караганда, 2021 елдан башлап актив төзелеш алып барылуга һәм балалы гаиләләр саны артуга карамастан, авылда бер генә дәүләт балалар бакчасы эшли. Ата-аналарга еллар буе чират көтәргә яки балаларын башка торак пунктларга алып барырга туры килә.

Сокурыда ике шәхси балалар бакчасы бар, әмма аларга йөрү күп гаиләләр өчен финанс яктан кыен. Гражданнарның төрле инстанцияләргә мөрәҗәгатьләре, билгеләп үтелгәнчә, проблеманы хәл итүгә китермәде.

Әлеге факт буенча төбәк Тикшерү идарәсендә җинаять эше кузгаттылар, нәтиҗәләр турында Бастрыкинга хәбәр итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot