Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бастрыкин Казанда яшүсмергә һөҗүм итүгә бәйле факт буенча җинаять эше кузгатырга кушты
Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда яшүсмергә һөҗүм итү факты буенча җинаять эше ачарга кушты. Ведомство башлыгының кабул итү бүлмәсенә 15 яшьлек улына һөҗүм итү шартларын тикшерүдән канәгать булмаган бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хатын-кыз сүзләренчә, узган елның октябрендә яшүсмернең телефонына билгесез кешеләрдән янау һәм мыскыллау сүзләре килә башлаган. Бераздан берничә кеше аны җәмәгать туклануы бинасы янында кыйнап ташлаган. Малайга медицина ярдәме кирәк булган. Шул ук вакытта, әнисе сүзләренчә, әлегә кадәр гаеплеләрне җавапка тартмаганнар.
Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә һөҗүм итү факты буенча җинаять эше ике тапкыр кузгатылган, әмма ике карар да район прокуратурасы тарафыннан кире кагылган. Беренче карарны тикшерү органнары шикаять иткән, әмма нәтиҗәсе булмаган. Икенче карар хәзер республика прокуратурасында карала.
Бастрыкин җинаять эше кузгатырга һәм материалларны Баш тикшерү идарәсенә тапшырырга кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз