news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм мобилизацияләнүчеләр өчен кайнар элемтә ачылды

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин кушуы буенча, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен кайнар элемтә ачылды. Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре профессиональ ярдәм күрсәтәчәк, килеп чыккан мәсьәләләр, шул исәптән медицина ярдәме һәм тиешле түләүләр, ташламалар турында консультацияләр бирәчәк.

Ведомствога күп каналлы 8-800-100-12-60 (тавыш менюсында 5 саны) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кайнар линия тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100