news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бастрыкин Константиновкада транспорт проблемасына бәйле җинаять эшен кабат ачарга кушты

Россия Тикшерү комитетының Мәгълүмат үзәге аккаунтындагы аңлатмаларда Казанның Константиновка бистәсендә яшәүчеләр транспорт белән бәйле проблемаларга зарланган.

Кешеләр әйтүенчә, җирләрне ызанлауда хаталар китү сәбәпле кишәрлекләр грунт юллары белән бергә сатылган, нәтиҗәдә ашыгыч хезмәт машиналары да, башка транспорт та йортлар янына килә алмый. Пенсионерлар, инвалидлар һәм күп балалы гаиләләрдән күпсанлы шикаятьләр килүгә дә карамастан, вәзгыять хәл ителмәгән килеш кала, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Элегрәк ведомство башлыгы Александр Бастрыкин бу мәсьәлә буенча доклад тәкъдим итәргә кушкан һәм җинаять эше кузгатылган иде.

Әмма җинаять эше кузгату турындагы карар Казанның Совет районы прокуроры урынбасары Иван Ширыков тарафыннан кире кагылган. Әлеге карарга карата Татарстан прокуроры вазифаларын башкаручы Алексей Заикага шикаять бирүнең дә нәтиҗәсе булмаган.

Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эшен кабат кузгатырга һәм доклад тәкъдим итәргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100