news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бастрыкин Казанда студентларның метанол белән агулануын тикшерү эшен контрольгә алды

Метанол белән агуланучылар саны унбиш кешегә җитте.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстан Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга сатып алучылар сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар саткан өчен кузгатылган җинаять эшен тикшерү турында хәбәр итүне йөкләде.

Җинаять эше Казанда студентлар метанол белән агуланганнан соң кузгатылган иде.

Эшне тикшерү барышы Тикшерү комитетының үзәк аппаратында контрольгә алынган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Элегрәк «Татар-информ» метанол белән агуланучылар саны унбиш кешегә җитүен хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта метанол белән агуланган кайбер студентларның хәле яхшырган, алар савыгып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100